Республика халкына 38 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

2020 елның 10 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 62 902 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 409 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,10 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 38 085 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 933 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,65 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 2 534 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 51 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International