Хезмәт төбе – хәзинә

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә моңа ышана. Нәкъ менә шуңа күрә учреждениедә хезмәт терапиясенә аерым игътибар бирелә.

Җәйге чорда социаль хезмәтләр алучылар интернат-йорт хезмәткәрләре белән бергә бакчада эшлиләр: түтәлләр карыйлар, су сибәләр, җир эшкәртәләр. Технологиядә иң актив катнашучылар – Николай Волков, Георгий Меркулов, Виктор Морозов, Ирина Меховникова, Надежда Оленичева һ.б.

«Хезмәт терапиясе – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен менә дигән тернәкләндерү ысулы. Саф һавада эшләү аларга нормаль тормышка кайтырга, физик хезмәт күнекмәләрен торгызырга, борчылу һәм киеренкелек хисен бетерергә ярдәм итә», – дип билгеләп үтә Спас интернат-йорты хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International