Татарстан Республикасы моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәрде

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән 300 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 11 кешегә күбрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллыда, Алабугада, Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны арткан. Анда 2020 елның 10 июненә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 10 105, 1 476, 2 236, 3 411, 502 һәм 1 243 эшсез исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International