«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе» технологиясе тормышка ашырыла. Мәктәптә өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтәләр.
Укыту программасына табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен, өлкән яшьтәге кешеләрнең үз-үзләрен тотышының психологик үзенчәлекләрен өйрәнү, өлкән яшьтәге кешеләрне карау кирәклеге белән бәйле стресс хәлләрен кисәтү һ.б. керә.
Дәресләрне социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең җаваплы хезмәткәре үткәрә.
Барлык сораулар буенча Минзәлә ш., Ленин ур., 80 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 3-14-52.