Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ВИЧ-инфекцияне һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздыралар. Аларда социаль хезмәт алучылар, шулай ук район халкы катнаша.
Үткәрелә торган акцияләрнең, очрашуларның һәм әңгәмәләрнең төп максаты – гражданнарның, бигрәк тә яшь буынның, ВИЧ-инфекциясен тарату проблемалары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен һәм үз сәламәтлегеңә карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру. «Стоп, ВИЧ / СПИД» акциясе, «Без ВИЧ турында нәрсә белергә тиеш» мәгълүмат сәгате, тематик презентация һәм рәсемнәр күргәзмәләре дә бу максатларга ирешүгә юнәлдерелгән иде.
Шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча мәгълүмати материаллар әзерләнде. Алар чаралар үткәргәндә дә, учреждениегә килүчеләр арасында да таратылалар.