«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә ретротерапия буенча дәрес узды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова саф һавада «Җыр безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә» дигән мәдәни-ял чарасы оештырды. «Ретротерапия» программасы кысаларында үткәрелгән чарада 22 социаль хезмәт алучы катнашты.

Чара барышында рус һәм татар телләрендә җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Музыка һәм табигать тавышлары астында тернәкләнүчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр. Очрашуда катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, үзизоляция режимыннан соң мондый чаралар тормыш ресурсларын тулыландырырга һәм яңадан торгызырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International