Министрлыкта видеоконференция режимында тармак мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференция режимында тармакның агымдагы сораулары буенча киңәшмә узды. Чарада министр Эльмира Зарипова катнашты.

Киңәшмә барышында социаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләргә барлык санитар-эпидемиологик нормаларны, профилактика чараларын үтәү буенча таләпләрне һәм күрсәтмәләрне тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искәрттеләр.

Бүген Министрлыкта фикер алышкан тагын бер мәсьәлә – дару препаратларын маркировкалау таләпләре. 2020 елның 1 июленнән башлап медицина куллану өчен дару препаратларын җитештерү, саклау, сату, тапшыру, куллану һәм юк итү белән шөгыльләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр дару препаратларының хәрәкәтен мониторинглау системасына тиешле мәгълүмат кертүне тәэмин итәргә тиеш. Бу «Дару чаралары әйләнеше турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 28 декабрендәге 425-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган. Хәзерге вакытта система сынаулар үтә, моның өчен оешмалар һәм эшмәкәрләр https://mdlp.crpt.ru мәгълүмат ресурсында теркәлүне төгәлләргә тиеш.

Көн тәртибендә шулай ук Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне оештыру мәсьәләсе дә бар иде. Катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чаралар барлык саклык чараларын үтәп үткәреләчәк. Өйдән тавыш бирүдән тыш, гражданнарның «Мобиль сайлаучы» механизмы кысаларында, алар өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бар. Киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын тавыш бирү процедурасына кагылышлы барлык кирәкле мәгълүмат социаль хезмәт алучыларга вакытында җиткерелергә тиешлегенә юнәлттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International