Түбән Камада социаль хезмәт алучыларны РФ Конституциясенә төзәтмәләр белән таныштыралар

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне алдыннан Түбән Кама районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларны әлеге төзәтмәләр белән таныштырырга булдылар.

«Диванда сәяхәт» социаль технологиясе кысаларында комплекслы үзәк белгечләре үзизоляциядә һәм урын өстендә булган социаль хезмәт алучылар янына бардылар һәм аларга төп документка кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләделәр. Чаралар белән 150дән артык социаль хезмәт алучылар колачланды.

Социаль хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, алар өчен һәр кешенең тавыш бирә алуы һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләргә мөнәсәбәтен белдерүе мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International