Кама Аланы психоневрология интернаты тәрбиячеләре А.Б. Мингалеева һәм И.В. Князбеева СПИДны профилактикалау чаралары кысаларында мәгълүмати стенд әзерләделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларга авыру һәм аның симптомнары, ВИЧ-инфекция йогу ысуллары һәм профилактик чаралар турында сөйләделәр. Әлеге сорау буенча фикер алышуда психоневрология интернатында яшәүче һәркем катнашты.