Социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру, ватанпәрварлык хисе тәрбияләү максатыннан Кама Аланы психоневрология интернатында спорт чаралары үткәрелде.
Футбол матчында 10 кеше катнашты. Командаларга җанатарлар – интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр – көч биреп торды.
Берәүләр үзләренең осталыкларын футбол кырында күрсәтсә, башка социаль хезмәт алучылар волейбол уйнадылар. Турнирда 8 кеше катнашты, алар барысы да яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.
Катнашучылар да, спорт чараларын тамаша кылучылар да уеннардан бик күп уңай эмоцияләр алдылар, ә ахырда ясалган фото мавыктыргыч ярыш турында һәркемнең исенә төшереп торачак.