Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Әтинең мәхәббәте – ул башка» дигән чара узды. Ул Әти көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Дарья Кузьмина онлайн-күргәзмә оештырды, ул үз эченә 10 катнашучының эшен туплады. Балалар үз рәсемнәрен белгечкә мессенджер аша юлладылар. Күргәзмә бик матур килеп чыкты. Рәсемнәр ярдәмендә балигъ булмаган балалар үзләренең хис-тойгыларын һәм әтиләренә карата җылы мөнәсәбәтләрен белдерделәр.