«Ялкын» социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класс узды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

«Тәмле хикәяләр» түгәрәге кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр популяр ризык әзерләүне үзләштерергә булдылар. Педагог Наилә Шәйхуллина җитәкчелегендә балалар ролл әзерләргә өйрәнделәр.

Бу ризык төрле илләрдә популяр. Россиядә аны әзерләгәндә чи балыкны еш кына яшелчә, креветкалар, сыр, краб ите белән алмаштыралар. Кулинария мастер-классында катнашучылар да шулай итте. Балалар чарага иҗади яктан килделәр: кухняны тиешле стильдә бизәделәр, музыка куштылар, этник кием турында да онытмадылар.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар аш-су әзерләү күнекмәләрен генә формалаштырып калмыйча, балаларны төрле һөнәрләр белән дә таныштыра, хезмәткә хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International