«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Ләйсән Җиһангирова «Спорт барлык кешене берләштерә» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларга наркотик чараларның һәм психотроп препаратларның зыяны турында мәгълүмат бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Дәрес наркотиклар һәм аларның төрләре, аларны медицина максатларында булмаган очракларда куллануының нәтиҗәләре, шулай ук наркоманияне профилактикалауда физик культура һәм спортның роле турында кечкенә генә әңгәмә белән башланып китте. Аннары инструктор социаль хезмәт алучылар төркеме белән берлектә саф һавада зарядка ясадылар. Чарада барлыгы дүрт реабилитант катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International