Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Без СПИДка каршы» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чараны шәфкать туташы О. Комарова оештырды.
Әлеге чарада урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар катнашты. Әңгәмә барышында аларга бу авыру һәм аны таралу ысуллары, вирусны кисәтү һәм аннан саклану чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга тематик видеоролик күрсәтелде.
Соңыннан приютта тәрбияләнүчеләр «СПИД балалар күзлегеннән» дигән рәсем конкурсында катнаштылар.