Хөрмәтле эш бирүчеләр!
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сезне балигъ булмаганнарны вакантлы яки махсус булдырылган эш урыннарына вакытлыча эшкә урнаштыру эшендә актив катнашырга чакыра.
Ел саен республиканың мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытларында эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру гамәлгә ашырыла. Шунысы куанычлы, вакытлыча түләүле эшкә урнашырга теләгән яшүсмерләр саны елдан-ел арта бара. Балаларның бу омтылышын хуплау мөһим.
Яшүсмерләр мәшгульлегенең социаль файдасын да бәяләп бетерерлек түгел. Тәҗрибә күрсәткәнчә, укудан тыш иҗтимагый файдалы хезмәт белән шөгыльләнүче яшьләр хокук бозучылар сафын тулыландырмый. Эш белән тәэмин итү яшүсмерләргә хезмәт һәм һөнәри күнекмәләр алырга ярдәм итә.
Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру өчен вакытлыча эш урыннары мәшгульлек үзәге һәм эш бирүчеләр тарафыннан төзелгән уртак эшчәнлек турында килешүләр нигезендә барлык милек формасындагы предприятиеләрдә һәм оешмаларда оештырыла. Мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшләрдә катнашу өчен эш бирүчегә җибәрә. Эшкә урнашканда эш бирүче балигъ булмаган гражданнар белән 1 айга кадәр хезмәт килешүләре төзи (эш нәтиҗәләре белән канәгать булган очракта, хезмәт килешүе тагын 1 айга төзелергә мөмкин һ.б.).
Мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча эшкә урнаштырылган балигъ булмаган гражданнарга хезмәт хакы эш бирүче тарафыннан РФ Хезмәт кодексы нигезендә түләнә. Килешү шартлары белән билгеләнгән хезмәт хакына өстәп, вакытлыча эшләрдә катнашучы яшүсмер мәшгульлек үзәгеннән дә матди ярдәм ала.
Кызыксынган очракта эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итә алалар, аларның адреслары Министрлык сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://mtsz.tatarstan.ru/trudzan/centres_zan.htm.