Татарстанлыларга 38 600 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

2020 елның 17 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 65 042 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 140 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,20 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 38 600 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 393 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,69 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 2 022 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 45 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International