Зәй яшүсмерләре үз-үзеңне җавапсыз тоту нәтиҗәләре турында халык әкиятләреннән беләләр

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

26 июньдә Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы көн алдыннан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә тематик чара үткәрделәр. Ул онлайн-режимда WatsАpp мессенджеры ярдәмендә узды.

38 социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган бала «Метафорик тренинглар. Дөнья халыклары әкиятләре материаллары буенча балаларда наркотиклаштыруның тискәре картасын формалаштыру» курсы буенча дистанцион дәрескә җәлеп ителде. Катнашучылар игътибарына «Финист – Ясный сокол» рус халык әкияте тәкъдим ителде. Балалар халык иҗаты әсәре буенча фикер алышуда актив катнаштылар һәм җавапсыз тәртипнең тискәре нәтиҗәләрен аңладылар.

Чара «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында оештырылды һәм балаларда психоактив матдәләр кулланудан баш тарту күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International