Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан ярдәм алган «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 18 июньдә Усад амбулаториясендә төркемле дәрес узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Старость в радость» хәйрия фонды үткәргән вебинарда катнашалар.
Скандинавия йөреше буенча дәресләр өлкән буын гражданнары арасында шактый популяр. Саф һавада узган мондый хәрәкәт активлыгы аларга шатлык китерә һәм көн буена дәрт өсти.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең мавыгулары төрле. Кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер – бакчачылык белән, ә кемдер интеллектуаль шөгыльләргә өстенлек бирә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Социаль паспортларны тутыру өчен учреждение хезмәткәрләре 1 200 дән артык адресны колачлаячак.
Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында һәм каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның ялын оештыру максатыннан Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» дигән дистанцион чара узды.
17 июнь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә урман янгыннарын кисәтүгә багышланган очрашу булып узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотик исемле бәла» дигән мини-тренинг үткәрелде. Чараның максаты – наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Чистай районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тәрбия мәктәбендә дәресләр яңартылды. 17 июнь көнне комплекслы үзәкнең медицина хезмәткәре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре белән «Урын өстендә яткан авыруларны карау үзенчәлекләре» дигән темага дәрес үткәрде.