Гражданлык җәмгыятен үстерүгә президент грантларын бирүгә махсус конкурс игълан ителде

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

16 июньдә граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, социаль әһәмиятле проектлар һәм кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү өчен махсус конкурс старт алды.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 16 июненнән 15 июленә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр агымдагы елның 31 августына кадәр игълан ителәчәк.

Конкурска өч юнәлеш буенча проектлар кабул ителә:

- Социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм һәм яклау;

- Гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- Гаиләгә, аналыкка, аталыкка һәм балачакка ярдәм итү.

Конкурста РФ Президентының гамәлдәге ике грантына ия булган оешмалар да катнаша ала.

Конкурс документлары белән танышу һәм гариза бирү өчен, сылтама буенча конкурс сайтына күчәргә мөмкин: https://президентскиегранты.рф/public/special2020.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International