ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 16 июньдә Чистай психоневрология интернаты психологы Наталья Степанова «Милләт хәзинәләре» дигән интеллектуаль-иҗади уен үткәрде. Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларның Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы турында күзаллауларын киңәйтү, туган як тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү.
Уен барышында катнашучылар ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Татарстанның архитектура ансамбльләре, танылган Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, Казанның иң танылган символлары турында сөйләштеләр. Дәрес ахырында социаль хезмәтләр алучылар туган якның тарихи урыннарын һәм байлыкларын кәгазьдә сурәтләп карадылар.