Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Президентының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендә Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салюты үткәрү турында» 2020 елның 29 маендагы 345 номерлы Указы нигезендә, 2020 елның 24 июне хезмәт хакы сакланып кала торган эшләми торган көн дип игълан ителде.
23 июньдә эш көне озынлыгы кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел.