«Өмет» үзәгендә наркотикларга каршы акция кысаларында чара уздырдылар

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

3 нче июньнән Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә индивидуаль формада социаль хезмәтләр күрсәтү буенча эш башланды. Чаралар үткәргәндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гражданнарның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы буенча барлык чараларны да үтиләр.

Бүген «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Аңлы тәртип формалаштыру» дигән профилактик дәрес үткәрелде. «Сестрица Аленушка и братец Иванушка» әкияте мисалында балалар куркыныч янау турында хәбәрләрне күрергә, килеп туган хәлне чишүнең уңай ысулларын билгеләргә өйрәнделәр. Балаларда аңны бутаучы матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләре турында төгәл күзаллау, адаптатив үз-үзеңне тоту стратегияләре формалаштырылды.

Дәрестә балалар зур кызыксыну белән ассоциатив тест тутырдылар, «Кешегә начар яисә рәхәт булганда, ул нәрсә эшли» дигән проектлы рәсем ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International