Чистай психоневрологик интернаты социаль хезмәт алучылары «Хәтер шәме» акциясендә катнашкан иде инде. Гадәтенчә бу чара Хәтер һәм кайгы көне алдыннан 21 июнь төнендә үткәрелә.
19 июньдә Алабуга районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Наркотиклар – ак үлем» исемле дәрес уздырдылар. Чара «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысасында узды.
Сугыш ветераннарына ярдәм итү акциясе Түбән Кама шәһәренең волонтёрлар берләшмәсе һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә тормышка ашырыла.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Әни+Бәби» клубының чираттагы дәресе узды. Аны социаль педагог Әлфия Хөснетдинова үткәрде.
Казан шәһәрнең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан рәсем һәм кулдан ясалган әйберләр бәйгесе уздырдылар.
18 июньдә «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында Түбән Кама шәһәренең «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова балигъ булмаган балалар белән дистанцион дәрес үткәрде. Балалар «Манипуляция серләре. Наркотиклар» документаль фильмын карап, сөйләшү уздырдылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова социаль хезмәт алучылар белән «Спорт – ул тормыш!» дигән чара үткәрде.
Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы узды. Әлеге чарада министр Эльмира Зарипова катнашты.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Кукмара районында инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыралар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матди ярдәме белән «Тылсым» комплекслы үзәге «Тәрбия мәктәбе» программасы буенча махсус дәресләр үткәрү өчен кабинет булдырды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инде бер елга якын «Йога – алтын яшьнең акылы» исемле программа тормышка ашырыла. Әлеге программа махсус өлкән яшьтәге кешеләр өчен эшләнгән.