«Веста» үзәгендә «Әни+Бәби» клубының онлайн-дәресләре дәвам итә

2020 елның 19 июне, җомга

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Әни+Бәби» клубының чираттагы дәресе узды. Аны социаль педагог Әлфия Хөснетдинова үткәрде.

Онлайн режимда тәрбияче әниләргә пластилиннан картиналар ясау мөмкинлеге турында сөйләде. Әлфия Хөснетдинова фикеренчә, пластилиннан ясау кече моторика күнекмәләрен үстерә. Шулай ук бу иҗади процесс сөйләм күнекмәләрен дә үстерергә ярдәм итә.

Шуннан соң тәрбияче әниләрне һәм балаларны пластилиннан картиналар ясарга өйрәтте. Бу эш балаларга бик ошады, ә ата-аналар мондый шөгыль - балалар белән вакытны мавыктыргыч уздыруның кызыклы юлы дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International