Буа интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр сәламәтлеген йога ярдәмендә ныгыта

2020 елның 19 июне, җомга

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инде бер елга якын «Йога – алтын яшьнең акылы» исемле программа тормышка ашырыла. Әлеге программа махсус өлкән яшьтәге кешеләр өчен эшләнгән. Проектның максаты — социаль хезмәтләр алучы кешеләр өчен буш вакытны актив үткәрү шартларын тудыру, системалы рәвештә йога белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту һәм саклап калу.

Хезмәткәрләрнең карашынча, бу проектны оештыру сәламәтлекне ныгытырга һәм начар гадәтләрдән арынырга ярдәм итә. Йога организмны ял иттерә, тискәре хис-кичерешләрне азайта, үз-үзеңне танып белергә һәм дөнья белән гармониядә булырга булыша.

Коронавирус пандемиясе вакытында картларга һәм инвалидларга куркынычсызлык шартларын тудыру максатыннан йога дәресләре индвивидуаль рәвештә яки 4 кешедән артмаган кечкенә төркемнәрдә ачык һавада оештырыла. Һәр дәрестән соң келәмнәр махсус дезинфекция сыекчалары белән чистартыла.

Проектны оештыру дәверендә тәрбияләнүчеләр күпкә түземлерәк һәм сәламәтлерәк булды. Шулай ук картлар Буа районы ветераннары советының активистлары белән танышып яңа дуслар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International