ТР Хезмәт министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы дистанцион режимда узды

2020 елның 19 июне, җомга

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы узды. Әлеге чарада министр Эльмира Зарипова катнашты.

Чара кысаларында халыкны эш белән тәэмин итүне һәм халыкның керемнәрен торгызуны, икътисад үсешен һәм озак сроклы структур үзгәрешләрне тәэмин итә торган гамәлләрнең гомуммилли планы проекты, шулай ук планны тормышка ашыру буенча республика планына Министрлыкның тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.

2020 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы үткәрелгән чаралар турындагы доклад белән Министрлыкның коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы хезмәткәре чыгыш ясады. Шулай ук утырышта ведомство ихтыяҗлары өчен сатып алуларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.

Көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә – 2019 елда монополиягә каршы законнар таләпләренә туры килү-килмәүне эчке тәэмин итү системасын оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International