«Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Наркотиклар – ак үлем» исемле дәрес уздырдылар

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

19 июньдә Алабуга районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Наркотиклар – ак үлем» исемле дәрес уздырдылар. Чара «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысасында узды.

Социаль хезмәт алучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, сөйләшү барышында тәрбиячеләр балаларга аңлаешлы тел белән наркотикны куллануның кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен тискәре нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Мәгълүматны ныгыту өчен балаларга тематик кыска метражлы фильм күрсәтелде.

Наркотикларга каршы акция кысаларында танып-белү чаралары циклын дәвам итәргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International