«Веста» үзәге тәрбиячесе яшүсмерләргә наркотикларның зарары хакында сөйләде

2020 елның 19 июне, җомга

18 июньдә «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында Түбән Кама шәһәренең «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова балигъ булмаган балалар белән дистанцион дәрес үткәрде. Балалар «Манипуляция серләре. Наркотиклар» документаль фильмын карап, сөйләшү уздырдылар.

Тәрбияче чыгышын наркоманиянең асылы һәм бәйлелек ничек барлыкка килү хакында сөйләшүдән башлады. Шуннан соң Әлфия Хөснетдинова наркоманның портретын сурәтләп карарга, аңа характеристика бирергә тәкъдим итте. Яшүсмерләрнең җавапларына караганда, алар накотикларны куллануның зарары турында яхшы беләләр.

Ахырда балалар наркотик кулланырга тәкъдим иткән кеше дус була алмаганлыгын искәртеп үттеләр. Яшүсмерләр тәрбиячегә кызыклы дәрес өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм үзләре наркотиклар кулланмаулары турында әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International