Сугыш ветераннарына ярдәм итү акциясе Түбән Кама шәһәренең волонтёрлар берләшмәсе һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә тормышка ашырыла.
18 июньдә акция кысаларында Бөтенроссия халык фронты һәм «Бердәм Россия» партиясе волонтёрлары Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Фроловның хәлен белештеләр.
Василий Михайлович Фролов 1927 елда ТАССРның Зәй районы Салкын чишмә поселогында туа. Ул кечкенәдән туган бистәсендә эшли, ә сугыш елларында колхозда хезмәт итә. Әтисе фронтка киткәннән соң Василий Михайлович үзенең сеңелләре һәм энеләре өчен төп туендыручы булып кала.
Бүген сугыш ветераны Түбән Кама районында яши, көн саен аңа «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Миңнегөл Кәримова килеп йөри. Учреждение белгече Василий Михайловичка барлык кирәкле социаль-көнкүреш хезмәтләрен күрсәтә, ул шулай ук волонтёрлар белән эш оештырган.
Ветераннарга ярдәм итү акциясе алга таба да дәвам итәчәк.