«Изгелек» үзәгендә дәваланучылар күңелле стартларда катнашты

2020 елның 19 июне, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова социаль хезмәт алучылар белән «Спорт – ул тормыш!» дигән чара үткәрде.

Чараның башында инструтор уйнап торган көйгә ачык һавада күңелле гимнастика уздырды. Шуннан соң катнашучылар ике төркемгә бүленеп, «Үз-үзең белән таныштыр», «Бу нинди көй?», «Кем тизрәк?», «Табышмакны чиш» кебек биремнәрне үтәделәр. Катнашучылар үзләрен тапкыр, җитез һәм түзем дип күрсәтте.

Чарада барлыгы алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International