«Здравушка»да ТАССРның юбилеена багышланган иҗади бәйге уздырдылар

2020 елның 19 июне, җомга

Казан шәһәрнең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан рәсем һәм кулдан ясалган әйберләр бәйгесе уздырдылар.

Мавыктыргыч бәйге катнашучыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Бәйге ахырында үзәк территориясендә күргәзмә оештырылды, ә иң әйбәт эшләр учреждениенең Инстаграм битенә эленде.

Бәйгене оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар балаларда гражданлык хисе, республика тарихы турында белемнәрен үстерә, туган якка мәхәббәт, милли гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International