«Тылсым» үзәгендә озак вакыт карау системасы кысаларында дәресләр үткәрү өчен махсус кабинет булдырдылар

2020 елның 19 июне, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Кукмара районында инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыралар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матди ярдәме белән «Тылсым» комплекслы үзәге «Тәрбия мәктәбе» программасы буенча махсус дәресләр үткәрү өчен кабинет булдырды.

Тәрбия эффектив рәвештә узсын өчен, кабинетларны махсус җайланмалар белән җиһазландырырга кирәк. Бу максаттан урын өстендәге авырулар өчен өч секцияле функциональ карават, күгәрекләр барлыкка килүгә каршы матраслар, йөрергә ярдәм итә торган коляскалар, култык таяклары, баудан үрелгән баскыч, хәрәкәтләнергә булыша торган махсус каеш, авыруны башка җиргә утыртырга ярдәм итә торган такта сатып алынды.

Тәрбия мәктәбе эшен оештыру бу юнәлештә практик күнекмәләрне һәм алымнарны үзләштерү өчен шартлар тудыруны күздә тота. Социаль-педагогик хезмәт күрсәтү кысаларында туганнары һәм опекуннар тернәкләндерү чаралары үткәрергә, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International