Чистай психоневрологик интернаты Бөтенроссия тынлык минутына кушылачак

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Чистай психоневрологик интернаты социаль хезмәт алучылары «Хәтер шәме» акциясендә катнашкан иде инде. Гадәтенчә бу чара Хәтер һәм кайгы көне алдыннан 21 июнь төнендә үткәрелә. Таң алдыннан алар үз тәрәзәләре каршында шәм яндырды.

Психоневрологик интернат белгече Елена Демидова Бөек Ватан сугышы елларында солдатлар кылган  батырлыкларны искә алды. Шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучылар бүген Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә узачак Гомумроссия бер минут тынлык чарасына кушылырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International