ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бала көтү – хатын-кыз тормышында иң матур чор, бу вакытта аның эмоциональ һәм физик яктан бала табуга әзерләнергә, сабыйларның физиологик һәм психологик үзенчәлекләре турында белергә мөмкинлеге бар.

3 нче июль көнне Чистай психоневрология интернатында ел саен үткәрелә торган, һәркем яраткан бәйрәм – Сабантуй узды.

Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә шактый лаеклы һәм хөрмәтле гаиләләр социаль хезмәт ала. Шуларның берсе – Пестеровлар гаиләсе.

Шушы көннәрдә «Йортларга йөрү хезмәте» технологиясе кысаларында Теләче районы «Чишмә» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән онлайн-дәрес үткәрделәр. 

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә «Пластилинлы җәннәт» дигән авторлык программасы буенча дәресләр үткәрелә. Психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендәге учреждение карамагындагылар арт-терапия белән шөгыльләнә, бу иҗат аша хисләр һәм кәефне белдерү өчен менә дигән ысул булып тора.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә иминлеге сере» дигән мини-тренинг үткәрде.

Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясенә аеруча зур игътибар бирелә. Учреждение белгечләре фикеренчә, өлкән яшьтәге кешеләрне даими рәвештә аларның кулыннан килгән хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү актив озын гомерлелек чорын озайтырга, иҗади потенциалны һәм тормыш белән кызыксынуны сакларга ярдәм итә.


3
июль, 2020 ел
җомга

Бүген Яшел Үзән муниципаль районында яшәүче Роза Ганиева үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Аны юбилее белән котларга бөтен зур гаиләсе җыелды.

Клуб утырышы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде, ә бу бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге. Нәкъ менә шуңа күрә психолог очрашуны «Аланда ромашкалар» дигән тематик кичә формасында үткәрергә булды.

8 июльдә безнең илдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы матур бәйрәм алдыннан Кукмара районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үз карамагындагыларның гаиләләре турында фотоматериаллар һәм мәгълүмат җыярга булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International