Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясенә аеруча зур игътибар бирелә. Учреждение белгечләре фикеренчә, өлкән яшьтәге кешеләрне даими рәвештә аларның кулыннан килгән хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү актив озын гомерлелек чорын озайтырга, иҗади потенциалны һәм тормыш белән кызыксынуны сакларга ярдәм итә. Физик хезмәт кәефне яхшырта, начар гадәтләрне оныттыра.
Җәйге көннәрдә хезмәт терапиясе интернат-йорт территориясендә уза: биредә яшәүчеләр социаль хезмәткәрләр белән бергә клумбаларны төзекләндерәләр, чәчәкләр карыйлар, яшелчә үстерәләр. Бүген төшке аш өчен кыяр һәм җәйге салат ясау өчен яшел тәмләткечләр җыйдылар.
«Хезмәт терапиясе – тернәкләндерүнең төп һәм иң нәтиҗәле алымнарының берсе. Моннан тыш, үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күреп, социаль хезмәт алучылар канәгатьләнү, горурлык һәм шатлык хисләре кичерәләр», – дип уртаклаша үз карамагындагыларның уңышлары белән интернат-йорт хезмәткәрләре.