Кукмара районында гаилә парларын хөрмәтләделәр

2020 елның 3 июле, җомга

8 июльдә безнең илдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы матур бәйрәм алдыннан Кукмара районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үз карамагындагыларның гаиләләре турында фотоматериаллар һәм мәгълүмат җыярга булдылар.

Чишмәбаш авылында яшәүче Миңневасил һәм Мәүгаидә Марсетдиновлар (фотода) киләсе елда 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәкләр. Пар 4 бала тәрбияләп үстергән, 8 оныклары бар. Алар гомер буе колхозда эшли, ә бүген яраткан эшләре белән шөгыльләнә – умарталык тота, бакчада виноград һәм хәтта грек чикләвеге үстерәләр.

Күптән түгел Вәлиәхмәт һәм Зөлхәбирә Якуповлар бергә гомер итүләренә 55 ел тулу уңаеннан зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Аларның 3 балалары, 5 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар. Якуповлар гаиләсе Олыяз авылында яши. Зөлхәбирә апа туган авылы турында китап бастыруда ярдәм иткән, авыл музеен ачуга зур өлеш керткән.

Социаль хезмәткәрләр гаиләләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International