«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре гаилә традицияләре белән уртаклаштылар

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә иминлеге сере» дигән мини-тренинг үткәрде. Чараның максаты үзара мөнәсәбәтләрне төзүнең гамәли күнекмәләрен формалаштыру һәм гаилә традицияләрен саклау иде.

Тернәкләнүчеләр төрле күнегүләр үтәделәр, гаилә тормышының нигезе нидә икәнен билгеләделәр, нинди гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре белән уртаклаштылар. Тренингта дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International