Бүген Яшел Үзән муниципаль районында яшәүче Роза Ганиева үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
Роза Мөхәммәд кызы Буа районында туа. Җиде яшендә ул гаиләсе белән Төркмәнстанга күчеп китә. Анда Роза апа педагогия техникумын тәмамлый, аннары укыта. Яшел Үзәнгә ул 1946 елда күчеп килә, озак вакытлар ательеда тегүче булып эшли.
Бүген аны юбилее белән котларга бөтен зур гаиләсе җыелды. Роза Мөхәммәд кызының 5 баласы, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Юбилярны район җитәкчесе Михаил Афанасьев та котлады.
Яшенә карамастан, Роза апа барлык яңалыклардан хәбәрдар, телевизор карый, газета-китаплар укый, шигырьләр яза, ә бүген кунакларны каршы алган күлмәкне ул үзе берничә ел элек теккән.