Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә шактый лаеклы һәм хөрмәтле гаиләләр социаль хезмәт ала. Шуларның берсе – Пестеровлар гаиләсе.
Леонид Михайлович һәм Нина Петровна инде 63 ел бергә. 1957 елда яшьләр ике язмышны берләштереп, иңгә-иң куеп, тормыш юлыннан атлыйлар. Нина һәм Леонид Пестеровлар җиң сызганып эшли. Үзләре дә күп балалы гаиләләрдә туып-үскән, алар өч бала – ике кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр.
Яр Чаллыга гаилә 1974 елда күчеп килә. Леонид Михайлович «Камгэсэнергострой»ның төзелеш идарәсенә, ә Нина Петровна – «КАМАЗ» ГАҖ Пресс-рама заводына хисапчы булып эшкә урнаша. Сүз уңаеннан, Нина Петровна – бу предприятиедә намус белән хезмәт иткән һәм аның горурлыгы булган данлы гаилә династиясенә нигез салучы. Өч буын Пестеровлар бик күп грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Леонид һәм Нина Пестеровлар алты оныклары һәм унбер оныкчыклары өчен лаеклы үрнәк булып торалар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Ышаныч» комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны бәйрәм белән котладылар һәм аларга сәламәтлек һәм тигез тормыш теләделәр.