Чистай психоневрология интернатында Сабантуй бәйрәм иттеләр

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

3 нче июль көнне Чистай психоневрология интернатында ел саен үткәрелә торган, һәркем яраткан бәйрәм – Сабантуй узды.

Чарада катнашучылар өчен күңелле уеннар, конкурслар һәм эстафеталар оештырылды. Бәйрәм кунаклары бик актив иделәр. Ике командага бүленеп, хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар аркан тарттылар, кәсәләрдә су ташыдылар, капчык киеп йөгерделәр һ.б.

Барлык катнашучылар да призлар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бәйрәм саф һавада дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International