2 июль көнне «Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәргә» дип исемләнгән чираттагы онлайн-дәрес үткәрде. Чараның максаты – гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Клуб утырышы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде, ә бу бәйрәмнең символы – ромашка чәчәге. Нәкъ менә шуңа күрә психолог очрашуны «Аланда ромашкалар» дигән тематик кичә формасында үткәрергә булды.
Чара «Мин нинди кыр чәчәге?» уены белән башланып китте: һәр катнашучы исемен әйтергә, үзенең нинди кыр чәчәген хәтерләтүен аңлатырга тиеш иде. Аннан соң һәр катнашучы бала тәрбияләү серләре белән уртаклашты.
Клуб утырышы әкият терапиясе белән дәвам итте. Психолог «Аланда ромашка» әкиятен укыды, аннан соң барлык әниләр дә гаилә тормышындагы низаглы очракларны һәм алардан чыгу юлларын искә төшерделәр. Ата-аналар аңында балаларының уңай сыйфатларын активлаштыру өчен, әниләргә «Ромашка» күнегүен башкарырга тәкъдим ителде. Катнашучылар альбом битләрендә чәчәк таҗлары ясадылар һәм аларда үз балаларына хас булган барлык уңай сыйфатларны яздылар.
Чара ахырында психолог ата-аналар белән «Зирәк ромашка киңәшләре. Бәхетле гаилә серләре турында китаплар» дигән белешмәлек белән уртаклашты.