ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2020 ел
җомга

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Татарстан Республикасының истәлекле даталары» дигән чара уздырдылар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә декоратив-гамәли иҗат буенча дәрес узды. Аны комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова үткәрде.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева социаль хезмәт алучылар белән Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмәләр үткәрде.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кул бармаклары моторикасын торгызу буенча дәресләр үткәрелә.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк 3 826 граждан теркәлгән. «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре инде 1 306 кешедә булдылар.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен «Дөрес сулыш алу – сәламәтлек нигезе» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Табигать белән бергәлектә» социаль-тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында саф һавада чара узды. Аны социаль эш буенча белгеч Наталья Котова оештырды.

Узган дүшәмбе көнне Питрәч районының «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагоглары балигъ булмаган балалар белән профилактик эш алып бардылар. Балалар шәһәрчеге территориясендә аларны куркыныч һәм зарарлы тәкъдимнәрдән баш тартырга өйрәттеләр.

Казан шәһәренең Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Безне нәрсә берләштерә?» дигән гаилә дәресе үткәрделәр. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы 2426, 2430, 2435 номерлы сайлау участокларында, шулай ук Корноухово картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International