Шушы көннәрдә «Йортларга йөрү хезмәте» технологиясе кысаларында Теләче районы «Чишмә» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән онлайн-дәрес үткәрделәр. Әлеге чара гаиләләрне квалификацияле социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.
Бүгенге көндә әлеге технология кысаларында йөрүгә һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтүгә өченче дәрәҗә чикләүләре булган балалар тәрбияләүче 13 гаилә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителгән. Белгечләр дистанцион рәвештә ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтәләр. Ата-аналар, үз чиратында, белгечләрнең барлык киңәшләрен үтәргә тырышалар.