Тәтеш интернат-йортында авторлык программасы буенча иҗат белән шөгыльләнәләр

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә «Пластилинлы җәннәт» дигән авторлык программасы буенча дәресләр үткәрелә. Психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендәге учреждение карамагындагылар арт-терапия белән шөгыльләнә, бу иҗат аша хисләр һәм кәефне белдерү өчен менә дигән ысул булып тора.

Чираттагы дәрестә «Пластилин һәм Ко» төркемендә социаль хезмәт алучылар пластилиннан җәйге тематикага рәсем ясадылар. Интернат-йорт психологы сүзләренә караганда, пластилин белән эшләү вак моторика үсешенә генә ярдәм итеп калмыйча, иҗади эшчәнлекнең нәтиҗәләре белән соклану хисе дә бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International