«Өмет» үзәгендә бала табуга психологик әзерлек программасын тормышка ашыралар

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Бала көтү – хатын-кыз тормышында иң матур чор, бу вакытта аның эмоциональ һәм физик яктан бала табуга әзерләнергә, сабыйларның физиологик һәм психологик үзенчәлекләре турында белергә мөмкинлеге бар.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хатын-кызларны бала табуга психологик яктан әзерләү программасын тормышка ашыра. Йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү максатыннан 4 июль көнне Дөбъяз участок хастаханәсе базасында «Йөкле хатын-кызның психологик автопортреты» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде. Дәрес барышында булачак әниләрнең эмоциональ халәтенә, кичерешләренә анализ ясалды, хатын-кызларның булачак балага мөнәсәбәте ачыкланды, булачак әнинең кыйммәтле карашлары формалашты.

Шулай ук дәрестә йөкле хатын-кызлар үз тәнен йомшартырга һәм бала табу вакытында азрак авырту кичерергә өйрәнү өчен аутотренинг алымнарын өйрәнделәр. Дәрес үз-үзеңне җайга салу дәрәҗәсен һәм йөкле хатын-кызларда стрессларга карата түземлелекне арттыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International