ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Развивайка» клуб эшчәнлеге кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

8 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр. Белгечләр социаль хезмәт алучылар өчен викториналар, бәйрәм очрашулары, дәресләр һәм башка чаралар оештырдылар. Шулай ук бу көнне гаилә парларын хөрмәтләделәр.

31 июль – Корбан бәйрәм – эшләми торган бәйрәм көн булачак.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Гаилә учагын кадерләп саклап» дигән онлайн-чара үткәрде. Программаның максаты – үз гаиләңә мәхәббәт, гаилә традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган квест узды.

Ел саен 8 июльдә илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы көнне бәйрәм итүгә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре дә кушылды.

Яр Чаллының «Кояшкай мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яңа технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә. Шуларның берсе – эрготерапия. Дәресләрне тәрбияче Л.В. Полуэктова үткәрә. 

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 3 564 эшсез граждан исәпләнә, бу 1 июльгә караганда 37 кешегә кимрәк.

2020 елның 8 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 70 364 эшсез граждан исәпләнә. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,46 % тәшкил итә.

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре #гаиләмярдәмендә Бөтенроссия флешмоб-акциясендә катнаштылар. Флешмоб бүген, 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International