Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре #гаиләмярдәмендә Бөтенроссия флешмоб-акциясендә катнаштылар. Флешмоб бүген, 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.
Акциядә социаль хезмәт алучы гаиләләр катнашты. Гаиләләр социаль челтәрләрдә уртаклашкан фоторәсемнәр – гаилә белән иң күңелле вакытлар, гаилә традицияләре, бәйрәмнәр, сәяхәтләр, экскурсияләр турында бәхетле хатирәләр. Флешмоб зур гаилә – җаваплылык, бурычлар һәм көндәлек мәшәкатьләр генә түгел, зур бәхет тә икәнлеген билгеләргә тиеш.
.jpg)