«Шатлык» үзәге «Развивайка» клубының чираттагы очрашуын уздырды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Развивайка» клуб эшчәнлеге кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

Шушы көннәрдә әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган WhatsApp төркемендә ата-аналар өчен чираттагы дәресе узды. «Гаилә агачы: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» – үзәк психологы оештырган чара әнә шулай атала иде.

«Развивайка» клубының төп эшчәнлеге мөмкинлекләре чикле балаларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, бергә вакыт үткәрү юлы белән балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән. Балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар кулланалар. Стрессларны һәм куркуларны кисәтү һәм җиңүнең танылган методлары арасында арт-терапия иң уңышлысы булып тора. Ул коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә, эмоциональ элемтә урнаштыруда, киеренкелекне бетерүдә, хәтер, игътибар, кабул итү, сөйләм, моторика процессларын үстерергә ярдәм итә.

Дәрестә балалар зурлар белән бергә гаилә агачын ясадылар. Анда гаилә фотографияләре эленәчәк. Мавыктыргыч иҗади процесс барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International