«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә багышланган квест узды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган квест узды.

Уен 7 маршруттан торды: «Көйне танып бел», «Минем гаиләм», «Учлар», «Күңелле ял», «Кояшкай», «Теләкле туп», «Гаилә музыкаль кичәләре». Социаль хезмәтләр алучылар уенга бик теләп кушылдылар һәм беренче маршрутта ук гаилә рольләрен билгеләделәр. Алга таба, бер-берсенә ярдәм итеп, алар төрле иҗади һәм спорт биремнәрен үтәделәр.

Чараның ахырында социаль хезмәт алучылар яраткан җырлары һәм шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Уенда барлыгы 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International