Бу ни өчен кирәк? Бу сорауга җавапны бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр эзләделәр. Шулай итеп өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева социаль хезмәт алучыларның хәтерен һәм логик фикерләвен яхшыртты.
8 июль көнне Балык Бистәсенең үзәк мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды. Бәйрәмгә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 гаилә чакырылган иде.
Башка пилот төбәкләрдәге кебек үк, Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын уңышлы гамәлгә кертү дәвам итә. Озак вакыт карау системасы эшчәнлеге чикләнгән, кеше ярдәменә мохтаҗ булган кешеләргә комплекслы социаль-медицина ярдәме күрсәтүне күздә тота.
Ишегалды уеннары күңел ачу гына түгел, укыту чарасы да. Моңа Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ышана.
Бүген Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакыт карау системасының социаль эш буенча белгече Антонина Банникова «Утыра торган хәлдә аз хәрәкәтләнә торган төркемнәр өчен иртәнге зарядка» дигән вебинарда катнашты. Дистанцион чара «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан үткәрелде.
Ел башыннан «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре катнашында 359 гаиләдә янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.
Үзәк хезмәткәрләре Зәй районының Александровская Слобода авылы социаль участогында, социаль һәм ведомствоара патронатта торучы гаиләләр янында булдылар.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Тормыш буенча компьютер белән» дигән мастер-класс үткәрде. Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина «Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.
7 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Бәхетле гаилә – бәхетле ил» дигән конкурс-уен программасын үткәрде. Чара 12нче номерлы социаль участокта социаль хезмәт алучы 5 гаилә катнашында узды.